КҮЛӘГӘ и. 1. 1) Бер яктан яктыртылган предметның икенче ягында барлыкка килгән караңгы чагылышы. Көмеш шәмдәлдәге ялгыз шәм ялкыны намазлык өстендәге ак шәүлә хәрәкәтеннән тирбәлеп-тирбәлеп куя, диварларда күләгә булып бии. Ф.Латыйфи. Шул вакыт ерактан машина уты айкалып алды, песинең күләгәсе, зураеп, абзар стенасына ыргытылды. М.Галиев 2) Кояш яки ай яктырткан вакытта, Җир өстендәге предметларның икенче ягында барлыкка килгән караңгы чагылышы (бу чагылыш кояш, ай югары чакта – кыска, түбән чакта озын була). Кулымдагы путёвка буенча шәһәр читендәге «Дулкын» санаториена килеп җиткәндә, күләгәләр озынаеп, көндезге эсселек шактый сүрелгән иде инде. Ә.Еники. Баш пешәрлек эссе көн, авылда тынлык, этләр, телләрен чыгарып, капка күләгәсендә яталар. М.Мәһдиев. Үз күләгәсен узарга теләп, тау битеннән чабып үтте Микәй. Р.Мөхәммәдиев 3) Нәрсә белән дә булса капланып, кояш нурларыннан сакланган урын, аралык. Моннан да зуррак бәхет бармы икән тагын бу дөньяда дип ятасың рәхәтләнеп шулай җәйге урман эчендә, өеңнең салкынча рәхәт күләгәсендә. М.Вәли. Яз көннәрендә мин шунда чыгып, өянке күләгәсендә берьялгызым утырырга яратам. Г.Сабитов. Күләгәгә килеп кергәч, тыннар иркенәеп китте. М.Кәрим 4) Караңгыда ачык күренмәгән берәр нәрсә шәүләсе; карачкы. Җиргә кара күләгә сикереп төште һәм, эһ дигәнче, кызны, бөтәрләп, икенче күләгәнең аяк астына ыргытты, арбага сикерде. Ф.Латыйфи. Кичке тынлыкта йокымсыраган агачлар арасында куе күләгәләр, кара күзле шәүләләргә әйләнеп, мине уратып алырлар кебек. М.Галиев 5) махс. Рәсемдә, картинада кешенең яки предметның иң аз яктыртылган өлеше. --- ул сурәтләрне җанландырып күрсәтә торган яктылык һәм күләгәләр чагылышы, сурәтләрнең кайчан һәм кемнәр тарафыннан ясалуы билгеле булмау – галимнәр дөньясында бик зур кызыксыну уятты. А.Муранов 6) күч. Кешенең рухи хәле, сагышның, кайгы-хәсрәтнең һ.б.ш.ларның йөздә, күздә чагылышы. Әлфирәнең йөзеннән әле һаман да мыскыллы елмаю күләгәсе китмәгән иде. Ф.Шәфигуллин. Аның шаяртып кабатлана-кабатлана сорашуын әле генә аңлаган югары оч малаеның йөзенә күләгә төшә. М.Галиев. Елмаюын елмайды, әмма кара күзләрендә барыбер гарьләнү күләгәсе чагылып куйды аның. А.Вергазов 7) күч. Берәр нәрсәнең тискәре чагылышы, начар ягы. Турысын әйткәндә, Һаҗәр – минем үткәндәге косарлык дәрәҗәдәге мөртәтлегем күләгәсе бит. Г.Тавлин 8) күч. Берәр кешенең холык-фигыльләрен кабатлаучы, аңа сукырларча иярүче. Миңа калса, Гәрәй, теге холуй минем байлыгым аркасында Натальяга өйләнергә йөри. --- Холуй да холуй инде үзе, Святослав кенәзнең күләгәсе дияргә була. М.Хәбибуллин 9) күч. Кемнең дә булса яклавы, ярдәме. --- ә Мәрхабә яшь шул әле, үскәндә абызы күләгәсендә үсте, берәр гаеп булса, апасын кисәтәләр иде, ә Мәрхабәгә иркәләнергә генә кала иде. Г.Әпсәләмов 2. с. мәгъ. Кояш нурларыннан сакланган; ышык. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән кебек ап-ак, ә күләгә җирдә куе зәңгәр. Г.Сабитов ◊ Күләгәгә әверелү к. күләгәгә әйләнү (2 мәгъ.). Ул адәм --- тора-бара Йосыфымның тәмам күләгәсенә әверелде, киленкәем, күләгәсенә. М.Хәбибуллин. Күләгәгә әйләнү 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса әһәмияте, кирәклеге бетү. «--- Әллә мин аның өчен бер күләгәгә әйләнеп бараммы?» – дигән уйлар белән, Гайфулласының кече яктан чыкканын көтте. Ф.Яруллин; 2) Кемнеңдер артыннан калмый йөрү; 3) Һәр очракта да кемгәдер ошарга тырышу. Күләгә йөгерү Йөздә ризасызлык, канәгатьсезлек билгесе чагылып алу. Шубаринның йөзенә күләгә йөгергәндәй булды, әмма ул үзен бик тиз кулга алды. Р.Мирхәйдәров. Күләгәдәге икътисад Икътисади эшчәнлекнең рәсми статистикада исәпләнмәгән һәм табыштан салым түләмичә алып барылган төрләре. Әгәр кайчан да булса мине күләгәдәге икътисадны оештыруда гаепләп чыксалар, мин, мөгаен, сазлыкка бу адәмнәрне дә өстерәрмен. Р.Мирхәйдәров. Кайбер икътисадчылар әйткәнчә, «күләгәдәге» икътисад белән җитәкчелек итү өчен, сәясәтне, кадрлар мәсьәләсен бик нечкә тоемларга кирәк. Казан утлары. Күләгәдә калдыру 1) Игътибарга алмау, әһәмият бирмәү; арткы планда калдыру. Кадетлар министрлыгы --- Думаның яраксызлыгын күләгәдә калдыра. В.Ленин; 2) Кемнән яки нәрсәдән дә булса өстен чыгу. [Хәмдия:] Берәүгә хасланган мәхәббәтемне дә күләгәдә калдырырлык, күңелемне кол иткән көем бар. М.Фәйзи. Минем гөлчәчәк кырым Гарлемның (чәчәкләр үстерә торган шәһәрнең) гасырлар буенча килгән --- шөһрәтен күләгәдә калдырыр. Ф.Әмирхан. Күләгәдә калу Игътибардан читтә калу. Сумкасы белән бергә югалган кыйммәтле кәгазьләре, документлары өчен генә кайгырмады – дәрәҗәсен югалтып, күләгәдә калудан курыкты ул. Х.Ибраһим. Теге вакытта, дәлилләр җитмәү сәбәпле, җинаятьче күләгәдә калды. М.Насыйбуллин. Егетләр, без аларны киләчәктә дә күздән җуймаска тырышыйк. Шикле танышлар! Әмма үзебез күләгәдә калырга өйрәник. Т.Әйди. Күләгә кебек 1) Тавышсыз-тынсыз, бернинди тавыш чыгармыйча. Шулвакыт Ирек күләгә кебек тавыш-тынсыз гына үзенең уң ягына бер кешенең килеп басуын сизде ---. Ф.Садриев; 2) Артыннан бер дә калмыйча, аерылмыйча, ияреп. [Хатын-кызның] күләгә кебек һаман артларыннан килүен күзәткәч, Амантай түзмәде, капылт кына борылды да туп-туры тегенең каршысына килеп басты. Т.Әйди; 3) Һәрнәрсәгә битараф булып, күңел бирмичә. Күләгә кебек иярү к. күләгәгә әйләнү (2 мәгъ.). Күләгә кебек ияреп, Янымда йөрде үлем. Ә.Ерикәй. Күләгә куну 1) Йөзгә ризасызлык, канәгатьсезлек, күңелсезлек билгесе чыгу. Ярхәм --- «Кайтты, ахры!» дип шатланып, урыныннан сикереп торган иде дә, өй түрендә басып торган, борыны яньчелгән Әдһәмне күреп, йөзенә күләгә кунды. А.Вергазов; 2) Кемнеңдер гөрләп торган тормышы бозылу. Габбасовны эштән алгач, алар йортына да күләгә кунды. Татар иле. Күләгәсе генә калган Ябыккан. Күләгәсе күмелеп тормау Кая да булса китеп озак тормау, тиз әйләнеп кайту. Гайрәтулла ул кая барса, шунда алтын тавына юлыга, китеп күләгәсе күмелеп тормады, әнә ничек баеп кайтты. Ф.Хөсни. Күләгә ташлау к. күләгә төшерү. Күләгә төсле к. күләгә кебек. Тиздән туегыз булырга тора. --- Ә син, хыялый кешедәй, тәмам сүнеп, күләгә төсле йөрисең. Ә.Еники. Күләгә төшерү Кемнең дә булса исемен таплау. – Ярар, ул хатын-кызны ачыклап, комиссарга күләгә төшермик, – диде Симиниев. Т.Әйди. Бу турыда сөйләп, аның сабыйларча шатланып та, дәртләнеп тә йөргән көннәренә күләгә төшерәсем килмәде. Г.Галиева. Үч иткән кебек, шул ук Саттар Хәбирәсе белән аның арасында күләгә төшерерлек бер хәл дә булып алды. М.Хәсәнов. Күләгә төшү 1) Кемнең дә булса исеме таплану. Аңлашылмас нәрсә түгел: Денис Иванович өстенә күләгә төшә, дигән сүз бу. Ә.Баян. Хан, бүгенге хәл – гадәти булмаган хәл, гадел хөкем ит. --- Сезгә дә күләгәсе төшмәс, халык та канәгать калыр. М.Хәбибуллин. --- егет аның янында әз генә утырып чыкса да, аларның исеме ил теленә керер, --- имеш-мимеш сүз таралыр, кыз намусына күләгә төшәр иде. М.Маликова; 2) Күңелсез хәл килеп чыгу, кәеф бозылу. Эстетика дәресе – кызлар өчен зур бәйрәм. Шул бәйрәмгә күләгә төшәр дип, Илүзәнең башына да килмәгән иде. А.Вергазов. Күләгә эчендә калдыру к. күләгәдә калдыру (2 мәгъ.). Жандарм ротмистрының --- ишекләргә каравыл солдат куеп, озын төн буенча тентү ясавы шәкерт революциясе турындагы гайбәтләрне күләгә эчендә калдырды. Г.Ибраһимов |