КҮЛ I и. 1) Бөтен яктан да ярлар белән уратылып алынган табигый сулык. Күлнең суы салкын иде, күрәсең, төптә чишмәсе булгандыр ---. Ф.Яруллин. Су өстеннән башта күл чикерткәсе ермачлап үтте ---. С.Шәрипов. Яныбызда гына зур, матур һәм шактый тирән күл дә җәйрәп ята иде безнең! М.Вәли

2) Су түгелеп, җыелып барлыкка килгән кечкенә сулык; күлдәвек. Бу ташкыннан торып Калды бераз су. Күрер күзгә бу су – Бер кечкенә күл. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә