КҮКШЕЛЛӘНҮ ф. диал. к. күкселләнү. Дамирның йөзе, иреннәре күкшелләнде, ул, күкрәген тотып, үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри иде. Ф.Садриев Күкшелләнеп тору Күкшелләнгән хәлдә булу. Аның йокысызлыктан күз төпләре күкшелләнеп тора, йөзе агарып калган иде. Ф.Садриев Күкшелләнеп чыгу Тулысынча һәм тиз арада күкшелләнү. Аның [Арслановның] чырае күкшелләнеп чыкты, иреннәре, куллары калтыранды. Ф.Садриев |