КҮКШӘ и. зоол. 1. Карга кошлар семьялыгыннан гәүдәсе күксел коңгырт, башы куе көрән, канатлары һәм койрыгы җирән төсле кечкенә кош; русчасы: кукша. Урманда «крә-крә» дип кычкырган күкшәләр --- күренә. К.Тәхау. Күкшә – кызгылт төстәге кошчык. Ак канатларында зәңгәр таплар күренә. Башында бүреге дә бар. Н.Сладков

2) Карга кошлар семьялыгыннан, урманда яши, кышын җылы якка китә торган кош, урман саесканы; русчасы: сойка. Күкшәләр бик куркаклар; аларның ачык чуар каурыйлары ачык урыннарда тилгәннәрнең һәм башка ерткыч кошларның күзенә ташлана. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә