КҮКЧӘЧӘК и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан, күбрәк уҗым басуларында очрый торган ачык күк чәчәкле үлән; арыш чәчәге, төймәбаш; русчасы: василёк. Ә күктән борчак басуына иксез-чиксез кояш нуры агыла, бу нурга --- чыдый алмыйча бүртенеп чәчәк аткан билчәннәр, баллы куәтләр, күкчәчәкләрдән дөньяга затлы конфет исе таралган ---. М.Мәһдиев. Җиләк җыя-җыя, күкчәчәк һәм алабута үсеп утырган арыш кыры читенә җиткәч, без балан куагы күләгәсендә ял итәргә утырдык. Ә.Гаффар. Бик матур поляр мәкләре, күгәрчен күз, алтын туй үләне, күкчәчәкләр төньяктагы шәһәр һәм посёлок бакчаларын бизиләр. Биология |