КҮКСҮ ф. 1) Күгәрү; күгәрек барлыкка килеп, ачы тәм керү (ашлык, он һ.б.ш. тур.). Совхоз җитәкчеләре --- аларның ул тораклары күксегән яки җил уйнарлык тишек-тошыклы --- булуларын ишетергә дә теләмиләр. Г.Тавлин. Чокырда бик дымлы, күксегән үлән исе килә иде. Ф.Галиев. Мин менә шушыны [махорканы] тартам. Ә бу сезнең сигаретлар, гафу ит, алар күксегән мүк кенә. Ф.Садриев

2) күч. Нәрсәгә дә булса мөкиббән китү яки нинди дә булса эштә аптырап калу, ни эшләргә белмәү. Тора-бара ачуым да кабара: нәрсәгә әле мин, Урта гасыр туташлары төсле, сузан каенга карап күксеп утырам?! А.Гыйләҗев

Күксеп бетү Тулысынча күксү, бөтенләй күксү. Амбардан күксеп беткән арыш исе килеп тора. В.Астафьев

Күкси башлау Аз гына күксү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә