КҮКСЕЛЛЕК и. 1) Күксел булу 2) Күксел төс. Күңелгә, дөньяга ниндидер җиңел күкселлек тула... Ә.Баян. Арада буйга кайтышрак сакау Ахунның каратут тәнендә генә яман күкселлек ачык сизелми. Н.Хәсәнов. Билетларны кесәгә салып, культура йортының таш баскычыннан төшеп килгәндә, кояш офык күкселлегенә яртылаш чумган иде. Г.Мөхәммәтшин |