КҮКСЕЛЛӘНҮ ф. Күксел төскә керү, күксел булу. Краснов ике куллап тегенең кулларын бугазыннан алмакчы булып тырыша. Тыны кысылудан «кырк-кырк» итеп сулышын рәтли. Битләре күкселләнде. Х.Камалов. Бәке Чаган бозы өстендәге күкселләнеп яткан кар уртасында караеп, чумгылланып тора. Ә.Фәйзи. Директорның маңгаендагы җыерчыклар тирәнәя төштеләр, карашы еракта күкселләнеп күренгән урманга төбәлде. Ш.Рәкыйпов Күкселләнә бару Торган саен ныграк күкселләнү Күкселләнә башлау Аз гына күкселләнү Күкселләнә төшү Тагын да бераз, берникадәр күкселләнү Күкселләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча күкселләнү Күкселләнеп китү Кинәт күкселләнү Күкселләнеп тору Күкселләнгән хәлдә булу; күксел булып күренү. Егет, ямансулап, ерак та түгел тын гына агып яткан Иделгә, аръякта күкселләнеп, күңелләрне алгысытып торган урманнарга карады. Р.Зәйдулла. Егетнең сул яңагында тирән яра җөе күкселләнеп тора. Г.Мөхәммәтшин. Максимыч офыкта, өрфия пәрдәгә төренеп, күкселләнеп торган тауларга карап, беразга тынып калды ---. Ш.Рәкыйпов Күкселләнеп чыгу Ниндидер бер эш, сәбәптән күкселләнү, күкселләнгән хәлгә килү |