КҮКСЕЛ с. 1) Күк төскә тартым, күгелҗем, берникадәр күк; күк төс төсмерләнгән. Күк йөзе күксел бәрхеткә охшаган йомшак бер тонык төскә керде ---. Ә.Еники. Битенә кунган өянке йонын сирпегән уңайдан, Дамирның күксел ак перчаткасы болар торган юлның уң ягына ишарәләде. С.Шәрипов. --- Булатҗан мосафир кара чикмән киндерәсен чишеп җибәрде, керләнгән күксел тәнен, муенына таккан тәресен күрсәтте. М.Хәбибуллин 2) Башка бер төскә берникадәр күк төсмер кушылуын белдерә. Бүген секретарь кыз чәчен күксел зәңгәр төскә буяп килгән. М.Юныс. Бу яктылык артындагы кап-кара басу, юл буендагы кап-кара зелпе куагы юка гына күксел кара пәрдә аша күренә кебек. Р.Төхфәтуллин. Плащлар төрле төстә булса да, диңгез буендагы чуерташлар кебек, бергә килгәч, тоташ бертөсле – күксел соры булып тоелалар. М.Маликова |