КҮКСӘ’Ү ф. диал. 1. Ютәлләү (авыру вакытында) 2. и. мәгъ. 1) Астма, чахотка, коклюш һ.б. ютәл чирләре. Декан булып озак яшәмәде Захарчук, күксәү чиренә юлыгып, --- мәңгелеккә сәфәр кылды. А.Гыйләҗев 2) Ютәл авырулы кеше. Фидаил абый, яралары өстенә күксәүгә әйләнеп, кәкшәеп, әкрен генә сыза барды ---. Х.Сарьян Күксәп тору Әледән-әле күксәү; озак вакыт дәвамында күксәү Күкси башлау Күксәргә тотыну |