КҮКРӘ’Ү I ф. 1. 1) Гөрелтеле көчле тавыш чыгару. Яңгыр, гадәттә, төштән соң килеп гөрелдәп күкрәп ява, яки кичтән күк йөзе мөлдерәп тула да төн уртасында ява башлый. М.Мәһдиев. Туктаусыз күк күкри, күкрәү авазлары, тора-бара тоташтан дәһшәтле гөрелтегә әверелеп, өзеп-өзеп улаган мотор тавышын күмеп китә. Г.Сабитов 2) Яңгырау, яңгырау барлыкка китерү. Габдулланың күз алдына җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра торган зур галим килеп басты. Ә.Фәйзи. Гасырлар артыннан килгән күкрәү авазына охшатып, иске сәгать суга башлагач кына, яңадан аңына килгәндәй булды. Р.Вәлиев. Алдындагы кызын Мәһәрим --- баш өстенә күтәрде: – Хушлашыйк, вакыт, – диде. Аның көр тавышы мәйдан өстеннән күкрәп үтте. М.Кәрим 3) күч. Гөрләп үсү, шаулап үсү. Чәчәкләр күкрәрләр, --- карлар эрер. Һ.Такташ. Эссе чүлләр күкрәп торган яшел кырларга, гөл бакчаларына әйләнер. Р.Ишморат 4) күч. Танылу, шөһрәт яулау. Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем. Г.Тукай. Күкрәп яшә, дустым! 2. күкрәп рәв. мәгъ. 1) Бик яхшы, шәп булып, мул булып. Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. А.Алиш. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә. Ә.Еники. Сез бит яхшы беләсез: колхоздагы һәр нәрсәдә аның йөрәк кайнарлыгы утыра. Күкрәп үсүче игеннәрендә дә, техника дип аталган тимер-томырларында да... Ф.Садриев 2) Шау-гөр килеп. Кешенең табигате гел үзгәреп тора: «бер давыллап ала, бер тына», әле яшьлеге күкрәп узган туган ягын сагына ---. И.Юзеев. Күп учаклар янып сүнгәч, күп гомерләр күкрәп тынгач, очраштык без аның белән. М.Кәрим ◊ Күкрәп торган Көче ташып торган, гайрәтле. Өч хәерче колхозны берләштереп ясалган, җиде авылны үз эченә алган, --- бу хуҗалыкны кеше рәтенә кертү өчен, Гайсә үз гомеренең күкрәп торган елларын корбан итте. Ф.Садриев Күкрәп җибәрү Кинәт күкрәү Күкрәп кую Кинәт күкрәү, бер тапкыр күкрәү Күкрәп тору Әледән-әле күкрәү; озак вакыт дәвамында күкрәү Күкри башлау Күкрәргә тотыну |