КҮКРӘ’К ЧИТЛЕГЕ и. анат. Кешедә, сөйрәлүчеләрдә, кошларда һәм имезүчеләрдә сөяк системасының умырткалардан, кабыргалардан, күкрәк сөягеннән гыйбарәт өлеше (диафрагма белән аерылып, күкрәк куышлыгын барлыкка китерә). Күкрәк читлегеннән йөрәк былбыл булып очып чыга да кызның иңнәренә кунып сайрый. Ф.Яруллин. Кыз буыла-буыла ютәлләргә тотынды, күкрәк читлеген түзә алмаслык авырту биләп алды... Х.Ширмән. Шатлык белән тулган йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгарга теләгәндәй талпына ---. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә