КҮКРӘКЧӘ и. 1) этн. Хатын-кызларның күлмәк өстеннән күкрәккә тагыла торган, чигү, мәрҗән, тәңкә кебекләр белән матурланган бизәнү әйбере. Мулла кияүгә ике пар күлмәк-ыштан, --- каен анага намазлык, күкрәкчә, күлмәклек --- бирелде. Г.Исхакый. Берсеннән-берсе чибәр биш кыз борынгы керәшен күлмәкләре киеп, --- мәрҗән тезелгән яка, күкрәкчәләр тагып, атлаган саен чеңләп-чылтырап, кухнядан бүлмәгә аш-су ташып йөрделәр. Х.Сарьян. Татар хатын-кызларының борынгы киеменә хас нәрсә – күкрәкчә. Г.Мөхәмәдова 2) Алъяпкычның күкрәкне каплый торган өлеше. Тик бүрәнә өстенә баскан Гыйсьми генә, ике кулын алъяпкыч күкрәкчәсенә тыккан килеш, --- тын гына карап тора иде. А.Шамов. Нәфисә күкрәкчәсенә яшерелгән төенчекне Хәлимәнең кулына сузды. Мәдәни җомга 3) Бюстгалтер, лиф. Сөембикә колготкидан гына, күкрәкчәсен эләктереп маташа иде. Ф.Садриев. Хатны ул [Гайния] кат-кат укыды. Аерыласы килмичә, бөкләп, аны күкрәкчәсе эченә тыкты. Н.Әхмәдиев. Сафин --- тәрәзә төбеннән Гөлфиянең сәгатен, идәннән күкрәкчәсен алды, ---. Р.Айзатуллин 4) этн. Татар хатын-кызларының, күкрәкне каплау өчен, күлмәк эченнән киелә торган, чигелгән яисә бүтән төстәге тукыма белән бизәлгән эчке киеме 5) махс. Борынгы заманда һәм Урта гасырларда: күкрәкне саклау өчен киелә торган сугыш киеме, панцирь. Күкрәкне бронза пластинкалардан эшләнгән күкрәкчә саклаган. Борынгы заманнар тарихы 6) Гомумән гәүдәнең күкрәк турысындагы күренеп, аерылып торган берәр билге. Елгалар ташыр алдыннан, сиртмә койрыклы, кара түгәрәк күкрәкчә «кигән» чәперчек тә кайтты. К.Тәхау |