КҮКРӘ’К СӨЯГЕ и. анат. Күкрәк читлегендәге алгы яктан кабыргалар тоташкан тар һәм яссы сөяк; русчасы: грудина. Өч-дүрт метр узуга минем инде тын буылган, күкрәк сөяге ияккә менеп-төшеп йөри башлаган иде. М.Мәһдиев. Яшәгән көннәр авырлыгын картайган кешеләр генә белә, бу авырлык рәхимсез, --- аның басымы астында умыртка сөяге көянтәгә әверелә, --- күкрәк сөяге сиздермичә эчкә суырыла. Р.Зәйдулла |