КҮКРӘК и. 1) Гәүдәнең муеннан алып корсакка кадәр булган өлеше. Мостафин, сөенеп, Наҗиясен бер кулы белән күкрәгенә кыса. Ә.Еники. Сөләйманов кулындагы ботак кисәген бер читкә ташлады, күтәрелә төшеп, кулларын күкрәгенә кушырды. Ф.Галиев 2) Гәүдәнең үпкә, йөрәк урнашкан өлеше. Рәхмәтулла абзый кыз янына килеп чүгәләде. Күкрәгенә колагын куеп тыңлап торды. Ф.Яруллин. Әтисе эндәшмәде. --- Сулыш алганда күкрәге ямьсез ачы сызгырып куйды. Р.Зәйдулла. --- кибеп яткан печәнне кузгалткандагы, башны әйләндерә торган хуш исне, шифалы һаваны күкрәк тулганчы эчкә аласы, --- сагышлы уйларыннан беркадәргә арынып яшисе килә иде аның. С.Шәмси 3) Хатын-кыз гәүдәсенең өске өлешендә калкып торган сөт бизләре; түш. Зөһрәнең изүләре ачык. Бала имгәндә, сөт тамганмы – ул күкрәкләрен сөртә-сөртә төшә. Ф.Яруллин. Саимәнең --- бала имезгән вакыттагыча имчәкләре чеметкәләгәндәй булды. Әйтерсең лә күкрәкләренә шаулап сөт төшә. Ул үзе дә сизмәстән күкрәкләрен капшап алды. Г.Галиева. Хатыны Хәят – таза гәүдәле түгәрәк хатын – олы күкрәкләрен мыймылдата-мыймылдата чыгып, өстәл әзерләргә кереште. Ф.Садриев 4) Киемдә кеше гәүдәсенең өске өлешенә туры килгән урын, киемнең алдагы өске өлеше. Кайберәүләр медальләрне өч, ун, егерме сумга сатып алалар һәм тугызынчы май көнне, күкрәкләренә тагып, урамга чыгалар икән. М.Мәһдиев. Көн батышы ягында рум легионнары тезелгән, анда --- көбәләренең күкрәк тимерендә арыслан башы төшерелгән алтын тәңкәләрен ялтыратып, бөркет каурыйлары кадалган өслем кигән легатлар балбал сыннары кебек катып калган... Р.Зәйдулла // Киемнең өске өлешендә булган урын. Аның өстендә бик гади генә итеп тегелгән, ачык изүле, кыска җиңле яшел күлмәк иде. Күкрәге өстендәге кечкенә кесәсенә ак ефәк кулъяулыгын төртеп кенә куйган... Ә.Еники. Машинкадан чыккан алты-җиде юллык кәгазьне мин күкрәк кесәмә тыктым. М.Мәһдиев. Мотыйк күкрәк кесәсеннән иллелек суырып чыгарды. Р.Вәлиев 5) к. күкрәкчә (1 мәгъ.). --- абыстай да Гөлйөзем әбигә «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Г.Исхакый 6) күч. Кичерешләрнең, хисләрнең һ.б.ның шартлы билгесе; күңел. Түгәрәк күл буен мин буйладым, күкрәгемнән ташкач уйларым. Ф.Бурнаш. Бик күп төн йокыларын качырган көнчелек уты [Сәлимнең] күкрәгендә яңа бер көч белән кабынды. Г.Әпсәләмов 7) күч. Табигатьтә нинди дә булса бер урынның өсте, өслеге, өске өлеше. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аңлагандай булдык: Җир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпме вакытка булыр, әмма Җир шары үзенең күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшермичә туктап ял итәргә әзерләнә ---. М.Мәһдиев. Бирәсен бирде инде ул, карт үзе исән чагында бераз ял итеп, тын алсын җиркәй, күкрәгендә үскән печәннең салмак кына тибрәнүеннән иркәләнсен әле бер... С.Шәмси 8) күч. Берәр нәрсәнең алгы өлеше. Күк дулкыннар әнә шулай бер-бер артлы ерактан, зәп-зәңгәр киңлекләр аръягыннан --- баш калкыталар һәм, зәңгәр канатларын җәеп кагына-кагына, --- туп-туры мәңгелек ташлы ярларга һәм теплоходлар күкрәгенә ыргыла торалар. Ә.Баян ◊ Күкрәк авазы Әрнүле тавыш. Айдар сызлануына түзә алмыйча күкрәк авазы белән ыңгырашты да җан бирде. Татар иле. Күкрәк белән каршы тору юг. 1) Бөтен көч белән каршы тору, барлык көчне биреп көрәшү. Милләт өчен җан бирәчәк каһарманнарга да аяк чалмак эстәдекләрендә каләмебез вә күкрәгебез илә каршы торабыз. Г.Тукай; 2) Җитди бәхәсләшү, үз сүзен бирмәү. Күкрәк белән саклау Кемне яки нәрсәне дә булса яклап, саклап, батырларча сугышу. [Каюм:] Авылның һәммә ярлы һәм урта хәлле крестьяннары үзләренең Совет властен күкрәкләре белән саклаячакларына нык ышанабыз. Ш.Камал. Ташлап киттем тыныч иҗатымны Миңа бәхет биргән Туган илне Күкрәк белән саклап калырга. Ә.Ерикәй. Күкрәк белән яклау к. күкрәк белән саклау. Күкрәк кагып 1) Үз-үзенең күкрәгенә куллар белән бәрә-бәрә. – Сәндерәгә ничек меним? – диде ул, як-ягына каранып. – Баскычың күренми. – Гайфулла, күкрәк кагып: – Мин баскычка ярамыйммыни? – диде дә балдызын күтәреп алды. Ф.Яруллин; 2) Әйткән фикерләренә ышандырырга тырышып, мактанып, масаеп. Савыт-саба куеп --- йөргән Гөлзаһира да сүзгә кушылды: – Ә «Кәҗә»гә ничек җан керде ул чакларда! Күкрәк кагып йөрде бит, мөртәт! Т.Таһиров. [Габдулла:] Менә шушы ярым җимерек өемә бер такта гына кагып куйсам да, җаным җиңеләеп китә. Үзем өчен эшлим дип, күкрәк кагып куям. Ф.Яруллин. Күкрәккә күкрәк килү Кем беләндер үзара каршылыкка керү. Шулай да әлегә кадәр бояр балалары белән күкрәккә күкрәк килеп алышка чыккан юк ---. М.Кәрим. Күкрәккә май яккандай булу Куану, сөенү. Мин, бу ни хәл тагы дип аптырап, аның йөзенә бактым. Баксам – күкрәгемә май яккандай булды: мөдиремнең күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Х.Сарьян. Күкрәккә тау аугандай Нәрсәнең дә булса күңелгә бик авыр, бик каты тәэсир итүе турында. Саимә --- үзен хастаханәдә ятарлык авыруга санамаганлыктан, докторның хәбәре күкрәгенә тау аугандай авыр тәэсир итте. Г.Галиева. Күкрәк киереп 1) Үпкәләргә тулы, тирән сулыш алып, бөтен көч белән сулап. Җәвидә хисләрен яшереп маташмады, авызын зур ачып, күкрәген киереп сулады. Р.Айзатуллин. --- Хәйдәровның башы әйләнеп киткәндәй булды. – Яратам шушы вакытны! – Ул, күкрәген киереп, рәхәтләнеп тирән сулыш алды. Т.Таһиров; 2) Барлык көч-куәтне биреп, бөтен сәләтне җигеп. Чалгысын янап бетергәч, --- карт --- үзенә генә билгеле борынгы сүзләр пышылдап, күкрәк киереп селтәп җибәрде. С.Шәмси. [Трунов] тайга җилләренә каршы ничәмә ел күкрәк киереп йөргән шул... С.Шәрипов. Өйалды ишеге тагын күгәненнән кубарлык булып ачыла, Сабирәттәй, мул күкрәген киереп, тагын чәлдер-чөлдер [килә башлый]. М.Галиев; 3) Горур, үз көченә үзе ышанып; үзенең хаклы булуын дәлилләп. – Төрмәдә черисең килсә, сук әйдә, – диде Зөһрә, күкрәк киереп. Ф.Яруллин. --- Батый ханга --- яңа сарайда күкрәк киереп утырырга гына иде, бирегә килүгә янә сәясәткә кереп китте. М.Хәбибуллин. Парлыларны күргән саен, --- ул: «Башкалар күкрәк киереп ир хатыны булып йөри, ә миңа сөйгәнем белән кеше күзенә күренергә дә ярамый», – дип кимсенә иде. М.Маликова. Күкрәк киерү Артык масаю, һавалану; мактану. Шундый адәмне дә шаккаттыргач, без тагын да күкрәкне киердек инде. Р.Зәйдулла. – Ихтыярны кызык иттеләр, – дип кеткелдәде Нурислам. – Азрак кына башын күтәрә, күкрәген киерә башлаган иде, тоттылар да цемент чокырына ыргыттылар... Р.Вәлиев. Күкрәк көче белән Үз куллары белән эшләп, үз тырышлыгы белән. Атадан бала яшьләй калса, Күкрәк көчләре белән, абау, бәгърем, мал таба. Җыр. Чекушкин --- өйгә кайтты исә, рәхим ит, өстәл тулы ризык-нигъмәт, ата-ананың күкрәк көче белән табылган икмәк, --- улларына һәр нәрсә җитеш. М.Насыйбуллин. Күкрәкне мәче тырнау Күңелдә борчу, шик туу. Тынычланып басылгач-ниткәч, абзый кинәт күкрәгенең бер почмагын мәче тырнавын аерымачык сизә башлады: картның күңелендә, Акбалыкка барып, хәтфә кәләпүшен тиктомалга ташлап калдыруына үкенү хисе купкан иде. Э.Касыймов. Күкрәк сугу к. күкрәк кагу. СССР дигән бөек илнең барлык төбәкләрендә, миллионнарча кешеләрне җыеп, әлеге «гениаль» китаплар турында күкрәк суга-суга сөйлиләр ---. Ф.Садриев. – Кәнишне, яла! – диде Гапонин, күкрәгенә сугып. – Мин Ибраһимовны беренче күрәм. М.Насыйбуллин. Күкрәк сызылу Кайгыру, күңел әрнү, көенү. Уйлыйм, оча күңелем, ялкынлана, Кызулана йөрәк ташкыны, Күкрәккәем сызыла. М.Җәлил. Күкрәк тавышы Яңгыравыклы калын тавыш. Ирек, йөзенә берни чыгармыйча, күкрәк тавышы белән генә көлгәндәй итте. Ф.Садриев. --- аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде. Ә.Еники. – Әлфирә?! – диде ул күкрәк тавышы белән һәм, шулчаклы озак сөйләшмичә утыруы өчен, эчтән генә үз-үзен шелтәләде. Ф.Шәфигуллин. Күкрәктән чыккан тавыш к. күкрәк тавышы. – Нигә, Илшат? – Гүзәл күкрәктән чыккан эчке тавыш белән шулай диде. Ф.Яруллин. Күкрәк төю к. күкрәк кагу. – Ә мин, ләкин менә мин, – ул йодрыгы белән күкрәгенә төйде, тавышын кинәт куәтләтеп җибәрде, – менә мин бик яхшы аңлыйм! К.Тимбикова. Күкрәк тутырып Үпкәләргә һава тулганчы. Миләүшә ишеккә якын килеп, күкрәген тутырып саф һава сулады ---. М.Мәһдиев. Бераздан --- һавага пешкән ит исе күтәреләчәк. Менә шул чакта инде син күкрәк тутырып сулыш алуның чын тәмен татыйсың. М.Кәрим |