КҮКЛЕ-ЯШЕЛЛЕ с. 1) Күк белән яшел катыш; күк һәм яшел төсләрне эченә алган. Күкле-яшелле дулкыннар ярга түшәлгән тимер-бетон плитәләр өстенә ярсып үрлиләр ---. Шатлыклы кайгы

2) күч. Артык югары тон белән әйтелгән, ямьсез, чыелдык. Янындагы егермеләп малайның күкле-яшелле тавышлары белән кычкырып, чинап җибәргәненнән Ярулланың аты кискен итеп читкә тартылды. З.Зәйнуллин. – Син нәрсә, мөртәт, безне мыскыл итәргә чакырдыңмы? – дип кычкырды ул күкле-яшелле тавыш белән. Г.Сабитов. Кинәт өйдән Сабирәттәйнең күкле-яшелле тавышы ишетелә. М.Галиев

3) сөйл. Нинди дә булса күңелсез сәбәптән бик нык бозылган, төсе киткән (йөз, караш). Күкле-яшелле чырай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә