КҮКЛЕ с. 1) Күк төсле, күк төсмерле яки күк төс катнашкан. Һәм ул ут чиксез матур: күкле, кызыллы, аклы, ди. Г.Тукай. Күкле күлмәк

2) Катлаулы төсне белдергәндә: күк белән башка ниндидер төсләр аралашкан. Ак бүре --- [егетне] алып барып, өстенә күкле-яшелле мүк үсеп беткән таш янына китереп: – Менә бу нәрсә, син таныйсыңмы? – дип күрсәтте. Әкият. Бу сүзләрне ишеткәч, директор Заһир абый көнчелегеннән күкле-зәңгәрле булган, ди, имеш. М.Шаһимәрдәнов. Үз колакларына үзе дә ышанмаган Габишевның йөзендә күкле-кызыллы тимгелләр барлыкка килде... Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә