КҮКЛӘ’Ү ф. 1) Тегәргә уңайлы булсын өчен яки тегелә торган әйберне кидереп үлчәп карарга әзерләгәндә, аның кисәкләрен энәне эре-эре атлатып тегеп беркетү; типчү. Ике кисәк тукыманы, сул якларын эчкә каратып, берсе өстенә икенчесен салыгыз, энәләр белән беркетеп күкләгез. Көнкүреш хезмәте. Ике катлы тасманы башта ике ягыннан да күклиләр һәм каеп чыгалар ---. Йорт эшләре

2) Энәне эре-эре атлатып тегеп, җөй буен билгеләү

Күкләп бетерү Тулысынча күкләү

Күкләп кую Тиз арада, тиз генә күкләү

Күкләп чыгу к. күкләп бетерү

Күкли башлау Күкләргә тотыну

Күкли бирү Бернигә дә карамыйча күкләүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә