КҮК-КҮ иярт. к. кәк-күк. Хәзер урманда, иртәдән алып кичкә кадәр, «күк-кү, күк-кү» дигән тавыш яңгырый. К.Тәхау. Кинәт ерактан килгән «күк-кү, күк-кү» авазы аны тораташ хәленнән чыгарды. Х.Сафина. Мине берәү дә, «бәләкәч кызчыгым!» дип, түшәмгә чөя-чөя сөймәде, күк-кү иттермәде ---. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә