КҮКҖИЛӘК и. бот. Арчанчалар семьялыгыннан, күксел кара төстәге җиләк бирә торган кечкенә куак һәм аның җиләге; торна җиләге; русчасы: голубика. Монда кызыл карлыган, күгән, күкҗиләк, нарат җиләге, шикша үсә ---. А.Мифтахетдинов. Сазлыкта үсә торган кечкенә куаклардан һәм үләнчел үсемлекләрнең (--- күкҗиләк, сазанак, мүк җиләге, күрән) аз сандагы төрләреннән яңа бергәлек барлыкка килә. Биология. Тундрада төньяк боланнары көтелә, җиләк үсемлекләреннән саз җиләге, күкҗиләк --- җимешләре өлгерә. Ботаника |