КҮКЕ’ ЯШЕ и. бот. Сәхләбчәләр семьялыгыннан, туры сабаклы, тоташ яки бармаксыман аерчалы бүлбеле үсемлек һәм шул үсемлекнең чәчәге; төертамыр, сәхләб; русчасы: кукушкины слёзки. Күке яше, тавык үләне яздагы кебек шау чәчәктә. К.Тәхау. Ә күке яше? Аны төнгә тулысы белән салкын суга салу тиешле. Нинди нәфис, ә үзе салкыннан курыкмый. А.Мифтахетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә