КҮКЕ’ ТӨКЕРЕГЕ и. 1) Боҗрасыман ефәк кортының агач ботакларына салган күкәйләреннән гыйбарәт боҗра. Арматура чыбыклары юка ак боз белән капланганнар иде. Күке төкереге кебек өзек-өзек урыннары да бар. А.Гыйләҗев 2) күч. Бик аз, күләме, микъдары ягыннан бик кечкенә нәрсә. [Хезмәт хакы] Күке төкереге инде, чәй-шикәргә дә җитми. Социалистик Татарстан |