КҮКЕРТЛЕ с. Химик составында күкерт булган; күкерт кушылган. – Санаторийга, курортка җибәрергә кирәк, күкертле сулар, ләмнәр, бәлки, файда бирер, – диде ул соңыннан. Ф.Яруллин. Аяклары авырганга күрә, аңар [дәү әнигә] шушы көннәрдә күкертле сулар белән дәваланырга барырга кирәк иде. Ф.Әмирхан. Оренбург далаларында кымыз эчеп, күкертле суларда коенып дәвалану нәтиҗәсендә, аның сәламәтлеге әйбәтләнеп китте. Җ.Тәрҗеман |