КҮКЕРТ и. 1. Сары яки соры төстәге тиз кабынып китәргә сәләтле химик элемент (сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, хәрби эштә һәм медицинада кулланыла). Мин дә, уйламыйчарак әйтеп, дустымның йөрәк ярасына тоз гына түгел, күкерт кислотасы сиптем. М.Юныс. Берәүләр, Гыйлемҗан озак торса, дары урынына [алтатарга] шырпы күкерте генә салырга кирәк, диделәр. М.Мәһдиев. Әледән-әле су өстенә тирәннән сумала һәм күкерт кисәкләре калка. А.Муранов 2. с. мәгъ. Күкерт 1. төсендә булган, шуның төсен хәтерләтә торган. Дегеттән чыккан сыман күкерт-кара йөзле, бүрәнәдәй юан муенлы --- карт --- ишеккә таба юнәлде. А.Хәлим ◊ Күкерт кебек дөрләү к. күкерт кебек кабыну. Күкерт кебек кабыну Бик тиз ачулана башлау, бик тиз ярсып чыгу. Берни булды исә, күкерт кебек кабынып китә дә хәзер куллары белән уйнарга керешә. Т.Гыйззәт. Күкерт кебек кабынып китә торган Тимерхан лапастан алып чыккан сәнәкне ачу белән җиргә кадады. Р.Вәлиев. Күкерт сыман дөрләү к. күкерт кебек кабыну. – Кияүгә?! – Сәрхуш күкерт сыман дөрләде. – Башыма тай типкән мәллә минем?! Н.Гыйматдинова. Күкерт сыман кабыну к. күкерт кебек кабыну. – Ю-у-ук, – дип, көтмәгәндә кинәт җанланып, кулларын бутый-бутый сөйләргә кереште Вәлиди. Күкерт сыман кабынды. Р.Мөхәммәдиев. Күкерттәй кабыну к. күкерт кебек кабыну. Кәлимулла абый өенә күкерттәй кабынып кайтып керде. М.Шаһимәрдәнов |