КҮКЕЛЕ с. 1) Күкеләр булган, күке яши торган

2) Билгеле бер вакытны күке кебек кычкырган тавыш белән белдерә торган (сәгать). Әти-әнисен бик тә, бик тә көткәндә, инде ике атна тула дигәндә, Исламгали агайның өендә инде телевизор, күкеле сәгать --- ватылган --- иде. М.Мәһдиев. Шунда аның [Мөнирҗанның] күкеле сәгатькә күзе төште. Н.Әхмәдиев. Кинәт күкеле сәгать – әниләренең туй бүләге кычкыра башлады ---. Р.Айзатуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә