КҮКЕЛДӘ’Ү ф. сөйл. Кәк-күк, кәк-күк дип кычкыру. Күке күкелдәмичә майның яме булмый, диләр. К.Тәхау. --- сәгатьнең эченнән баш тыгып күкелдәгән кош малайны шаккатырган иде. М.Мәһдиев. Күкеләр тагын бер-берсен уздырып күкелдәргә кереште. Г.Сабитов Күкелдәп кую Бер генә тапкыр күкелдәү; әллә нигә бер күкелдәү. Июнь ахырларында күп кошлар сайраудан туктый. Ара-тирә күке генә күкелдәп куя. К.Тәхау Күкелдәп җибәрү Кинәт күкелдәү Күкелдәп тору Һәрвакыт, гел, әледән-әле күкелдәү Күкелди башлау Күкелдәргә тотыну. Баш очында күке күкелди башлады |