КҮКЕ’ ҖИТЕНЕ и. бот. Дымлы урыннарда үсә торган, мүкләрнең сабаклы һәм яфраклы төрләренә караган, киң таралган күпьеллык үсемлек; русчасы: кукушкин лён. Күке җитене һәм башка мүкләр сабаклы һәм яфраклы булулары белән суүсемнәрдән, гөмбәләрдән --- аерылып тора. Умартачылык. Монда [урманда] чын мүкләрнең бик күп төрләрен күрергә була. Алар арасында күке җитене һәм ешрак нарат урманнарында очрый торган птилиум ыругыннан матур мүк – птилиум-тәвә кош каурые. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Туфракны тоташ яшел келәм кебек каплап, күке җитене йомшак яшел мүкләрне кысрыклый. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә