КҮКЕБАШ и. бот. Кыярчалар семьялыгыннан иртә язда ук күк һәм миләүшә төсендәге чәчәкләр ата торган үлән үсемлек; баллы ботка, бал үләне; русчасы: медуница. Урман аланнарында умырзая, күкебаш, зәңгәр келәнчел борын төртте. К.Тәхау. Язгы урманда күкебаш ерактан ук күренеп тора, аның чәчәкләре эре булмаса да, ачык төстә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә