КҮКЕ и. 1) Күкесыманнар отрядыннан йомыркаларын башка кошлар оясына сала, көзен көньякка китә торган урман кошы; кәккүк. Җир өстеннән йомшак җылы бәреп тора, шул кояш нурында күбәләкләр шаяра, урман эченнән күке тавышы ишетелә. Г.Бәширов. Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. М.Мәһдиев. Кайдадыр еракта-еракта, урманның иң куе җирендә, күке кычкырган авазлар ишетелеп куйгандай була. М.Хәсәнов

2) күч. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүче кеше. Тәки бер күке булды инде ул Әүхәди, авыл саен бер хатыны, авыл саен бер бала аның. Татар иле

3) күч. Тапкач та баласын ташлап калдырган хатын-кыз. Үз әнисе булган кеше баланы ташлап китми ул ---. Берәүгә дә бирмибез Гөлнурны! Кирәк булса, бугазын өзеп җибәрәм мин ул күкенең! К.Тимбикова. – Таш бәгырь син, Вәли! Бишектә углың елап ятадыр, өеңә кайтыр идең. – Углым?! Минекеләр шәһәрдә, әнкә! Ә теге сабый – күкенеке. Н.Гыйматдинова

Күке баш сөйл. Хәтерсез, онытучан кеше турында. Күке йомыркасы эчү Нәрсәнеңдер сәбәбен аңламау, зиһен чуалып китү. – Ни өчен миңа мондый яхшылык, Әлми абый? --- Аңламыйм. – Син, атаң башы, күке йомыркасы эчтеңме әллә?! – дип кычкырып җибәрде Әлми. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә