КҮКБАШ и. бот. 1. Лаләчәләр семьялыгыннан чуар чәчәкле үсемлек; русчасы: рябчик. Күкбаш артыннан ук көмеш сулы тугайлар янындагы уйдыкларда --- балтырганнар өлгерә. А.Гыйләҗев. --- бервакыт Фалих аңа аксыл зәңгәр күкбаш, ала миләүшә, --- тагын бик күп төрле чәчәкләр һәм ак ромашкалар бүләк иткән иде. Р.Кәрами 2) диал. Күкчәчәк. Менә ул туктады, үрелеп күкбаш чәчкәләренә кагылды, әмма өзмәде ---. М.Хәбибуллин |