КҮКӘ’Й КҮЗӘНӘК и. биол. к. күкәй (2 мәгъ.). Мүкнең башка сабакчыклары очындагы кечкенә колбачыкларга охшаган төерләрдә эре йомры күзәнәкләр үсә. Алар күкәй күзәнәк дип атала. Сперматозоидлар кебек, күкәй күзәнәкләрне дә бары тик микроскоп ярдәмендә генә күреп була. Ботаника. Чәчәкле үсемлекләрдә ата гаметалар – спермийлар – бик вак була. Ана гаметалар – күкәй күзәнәкләр – спермийларга караганда шактый эре. Биология |