КҮКӘЙ и. 1) Йомырка. Өч йөз күкәйдән өч йөз чебеш чыга. Алар үсеп җиткәч, үзләре күкәй сала башлый. Ф.Яруллин. Мөнирҗан бер уңайдан кетәклеккә дә күз төшерде. Титибикәләр бүген дә тырышкан: алты күкәй салганнар. Н.Әхмәдиев. Апа --- өстәл уртасына чыжылдап торган күкәй тәбәсе китереп куйды. Г.Мөхәммәтшин

2) биол. Югары төзелешле тереклек ияләрендә: ана җенес күзәнәге; русчасы: яйцеклетка. Аталанган күкәйдән эшче корт яки ана корт чыгуы личинкаларны ничек ашатуга бәйле. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Күкәй һәм сперматозоид – бертөрле булмаган шартларда үскән ике организмның тереклек эшчәнлеге продуктлары. Анатомия

3) биол. Ана бөҗәкләр сала торган шундый ук күзәнәк. Авыру кеше, гадәттә, аеруча балалар, бу урынны кашып, тырнак астына бабасыр күкәйләрен эләктерә ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Ана корт җәй буена күкәй сала ---. Биология. Канны суырганнан соң, озынборыннарда күкәй өлгерү процессы башлана. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

4) биол. Ата җенес күзәнәкләре ясала торган парлы җенес бизе һәм кешедә, хайваннарда була торган эчке секреция органы. Вышкадан чыгып китеп бара иде. – Нишләп кермәде ул? – дип сорады Ирек. – Керсә, аны монда күкәеннән асалар, – диде --- Рәсүл. Ф.Садриев

Күкәй баш Аңгыра, тинтәк, тирәнтен уйлауга сәләтсез кеше. Нәрәт дип, сүзеңне аста калдырмакчы мәллә син, күкәй баш! Н.Гыйматдинова. Күкәй күз 1) Күз алмасының гадәттәгедән алгарак чыгып торуы; акаеп торган күз, зур күз; шундый күзле кеше. [Ибрай:] Чумара Садрыйның күкәй күз Галимәсе кебекләргә калса, артыңа әйләнеп карамый өч көн тоташ йөгер. М.Фәйзи; 2) Ап-ачык күренеп торган нәрсәне дә күрмәгән кеше турында. Күкәй салган әтәч кебек Берәр нәрсә эшләргә, башкарырга ашкынып тору; кыбырсу. – Күкәй салган әтәч кебек йөрисең, ни булды соң сиңа? – диде Солтания. М.Галиев. Күкәй эчендәге сары кебек 1) Кадерле кеше яки әйберне кадерләү, саклау турында; 2) Тормыш авырлыкларын күрмичә яшәү турында. --- үзебез дә, колхозыбыз тернәкләнгәч, күкәй эчендәге сары кебек тора башладык. Ә.Еники. «Башка чыгып» тора башлагач кына, усал кайнана әйткән «күкәй эчендәге сары кебек» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлады университет белемле килен. Г.Әдһәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә