КҮК II с. 1) Ачык зәңгәр, күк I (1 мәгъ.) төсендә булган. --- кияүнең үзен дә буш итмәделәр: күп түгел, әмма шулай да, кыз бүләге итеп, аңа яхшы хром итек белән күк бостон костюм бирделәр. Ә.Еники. Күкчәчәкнең кәрзин кырыендагы бүрәнкәсыман чәчәкләре күк төстә була. Ботаника

2) Зәңгәрсу соры. Күк күгәрчен гөрлидер, Гөлләр чәчәк атканда. Җыр. Күк томан

3) диал. Аксыл соры (ат төсе тур.). Ул арада Нәфисәнең күк атын җиккән Мыек Шәмсетдин килеп туктады. Г.Бәширов. --- кичке җиләстә без, олы инәем белән икәү генә, күк алашаны җигеп, Сайран авылына аның кияүдәге өлкән кызына --- кунакка барачакбыз. М.Кәрим

4) Салкыннан, бәрелүдән һ.б.ш. тышкы тәэсирләрдән тәннең кайсы да булса урынында барлыкка килгән (төс тур.); күгәрек төсендә булган. [Шәкертнең] чәче җитү, яңак сөякләре чыккан, иреннәре күк, күзләре ачык көе хәрәкәтсез ята, үзе җиңел генә һаман сулый иде. Ш.Камал

5) диал. Яшел. Аларның күпчелеге, чалмасын салып куеп, түбәтәйдән генә калган һәм кәефләнеп күк чәй эчә иде. Т.Әйди. Үзбәк, казах, кыргыздан кушылган бер гаиләдә, түгәрәк табында, ястык өстендә аяк бөкләп, күк чәй, кара чәй эчтек. И.Юзеев

6) Башка бер төскә күк төс яки төсмер кушылуын белдерә. Авыл булып утырган күк-сары, сары-кызгылт --- төстәге юрталар уртасында Сүбәдәй баһадирның уң кулы – Күнбай бәк юртасы. М.Хәбибуллин. Чәчәкләре күк-шәмәхә төсендә, кайчакта кызгылт яки ак, югарыдагы яфракларының куентыкларында тезмә такыялар булып урнашканнар. Урман аптекасы

7) сөйл. сир. Өсте җыеп алынган яки сепаратта каймагы аертылган, майсыз (сөт). Гайшәнең ничә елга бер килгән әнкәсен сыйларга каты арыш икмәге белән өсте алынган күк сөттән башка әйбере дә юк иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә