КҮК I и. 1) Җирдән югарыга караганда гөмбәз сыман булып күренә торган һава киңлеге. – Синеңчә бәхет нәрсә, җизни? – диде Зөһрә, күктәге зәңгәрлеккә карап яткан хәлдә. Ф.Яруллин. Эссе, тынчу көн. Күктә ялтырап аҗаганнар уйнап ала. Х.Ибраһим. Күкне урталай кисеп, коточкыч калын япьле яшен ялтырады ---. Х.Ширмән 2) Җирне чолгап алган галәм пространствосы. Җирнең, күктәге башка яктырткычлар кебек үк, күк җисеме булуы --- беленде. Астрономия 3) Планетаара галәм киңлеге, космос. Күк җисеме җиргә килеп бәрелүдән булган шартлауны берничә водород бомбасы көченә тиңләргә мөмкин. А.Муранов. Асторономия – күк җисемнәре турындагы фән. Астрономия. Безнең планетабыз – иксез-чиксез галәмнең бер кисәге, бихисап күп күк җисемнәренең берсе. Табигать белеме 4) Биеклек. Составның нәкъ уртасында авызын күккә күтәреп торган ике туп. Ш.Усманов. Аяз төннәрдә ач бүреләрнең күккә карап улаганнарын ишетәм. Г.Ибраһимов 5) сөйл. Илаһи көчләр. Без икебез дә – язмышның үги балалары! Ерак күк безнең аһ-зарларга колак салмый. Г.Ибраһимов. Синең монда булуыңны, табынымны бизәп утыруыңны күкләр тарафыннан җибәрелгән бер бүләк дип куанып утырам. Н.Әхмәдиев. Яңа динне кабул итеп өлгермәгән кешеләр, Тәңредән яхшылык теләп, шул имән төбендә үгез чалалар иде, инде аларны Күк белән тоташтырып торучы бу мәңгелек --- агач, кисәүгә әверелеп, яңгыр астында пыскып ята. Р.Зәйдулла 6) күч. Дини карашлар буенча: югарыда фәрештәләр яши торган урын. Хур кызларына күктәге фәрештәләр энҗе-мәрҗәннәр сипкән. Ф.Яруллин 7) күч. шигъ. Билгеле бер мәдәни һәм социаль-тарихи үзенчәлекләрдән гыйбарәт кешелек җәмгыяте. Мең өч йөз еллар Шәрык күген Каплап торган тәрәт чүпрәген яндырабыз бүген. Һ.Такташ 8) күч. Кешенең эчке кичерешләре белән тудырылган дөньясы. [Гәрәй:] Их, Айсылу! Нишләттең син мине? Күгемнең бер чите кителде бит бүген. Ф.Яруллин. --- без дүртебез дә киләчәктә бәхетле булачагыбызга ышандык, тормыш күгебездә, елмаеп-көлеп, кояш балкып торачагына инандык. М.Шаһимәрдәнов. Шул ук мәлдә аның күз алдында Убәдәй каханның ничек якты дөньяны ташлап китү мизгеле хәтер күген ачып җибәрде. М.Хәбибуллин ◊ Күк белән каплану к. күк белән ябылу. Күк белән ябылу Берәр нәрсәнең түбәсе ябылмаганны аңлата. Күк бите к. күк йөзе. Көн батышына таба күк битеннән Әкрен-әкрен пәрдә тартыла. М.Җәлил. Күк гөмбәзе к. күк йөзе. Күк йөзе чип-чиста, зәңгәр, күк гөмбәзе бик биек, анда-санда тилгәннәр күренә ---. М.Мәһдиев. Күк гөмбәзен кыңгырау итеп тагын бер тапкыр кагыйммы җырымны? Ә.Гаффар. Күк гөмбәзе тоташ кара болыт эчендә, акрын гына көзге салкын яңгыр сибәли. Р.Айзатуллин. Күк итәге Күкнең горизонт сызыгы өстендәге өлеше, офык. Инде күк итәкләре шактый агарган. А.Шамов. Күк ияләре Илаһи көчләр. Кеше илаһи затлар белән сөйләшә, үзенә ярлыкау сорый, мәрхәмәтле күк ияләреннән ярдәм көтә. Ф.Латыйфи. Күк йөзе Күк I (1 мәгъ). Күк йөзе акрын гына агарганнан-агара һәм төпсезләнә бара... Ә.Еники. Ә көзге яңгыр исә туктыйсы итмәде: тишек иләктән аккан кебек, күк йөзе җиргә су койды. М.Мәһдиев. Күк йөзе зәп-зәңгәр, уч төбе хәтле дә болыт юк. М.Хәбибуллин. Күк кабагы ачылу к. күк капусы ачылу. Күк кавузы ачылу к. күкнең төбе тишелү. Күк кавузын ачканнармыни – һавадан су ишелә. Батулла. Күк капугы ачылу к. күк капусы ачылу. Күк капугы ачылганын күргән бер башкорт дога кылган: «Ярабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде!» Г.Тукай. Күк капусы ачылу 1) Дини ышануларга күрә, Кадер кичәсендә караңгы күк йөзендә күзләрне камаштырырлык якты ярык барлыкка килү (шуңа шаһит булган кешенең теләгән бөтен теләкләре кабул була дип санала). Миңзаһитка күк капусы ачылгандай булды. Ф.Садриев. Әкиятләрдә сөйләнә торган күк капусы ачылгандай, бар дөньясы сихри нурга, илаһи бер якты моңга күмелеп калды. Г.Шәрәфи; 2) Бәхет-шатлыкларга, уңышлы эш-гамәлләргә юл ачылу, мөмкинлек туу. Хикмәйнең башкодасын карышканныкылар борып кайтарганын ишеткәч, Раббаниның күк капусы ачылгандай булды. Г.Әпсәләмов. «Казан!» дигәнне ишеткәч тә башы әйләнеп киткәндәй булды Мирсәетнең. --- Килсә дә килә икән бәхет дигәнең. Менә бит, күк капусы ачылган диярсең... Р.Мөхәммәдиев. Күккә ашу 1) Бик биек булу; һавага, югарыга табан юнәлгән булу. Менә бераздан манара эчендә балта тавышы яңгырады, манара ыңгырашты, аның күккә ашкан алюмин ае чайкалып куйгандай булды. М.Мәһдиев. --- егетләр --- урмандагы күккә ашкан зифа агачны екканда кызганып та, өйгә алып кайткач, аңа --- утын итеп караган --- агай кебек --- сөйләргә тотындылар. Р.Вәлиев. Юл буенда кечкенә алан. Уртасында ике бөдрә каен, озынрагы туп-туры булып күккә ашкан, ә икенчесе, аңа сыенып, чукларын салындырып утыра. Т.Таһиров; 2) Рухлар дөньясына, югарыга күтәрелү (берәр изге тур.). Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәч, имеш, җиденче көнендә күккә ашкан. М.Мәһдиев. --- кайда гына, нинди генә эштә эшләсә дә, һичберкайчан әти-әниләрен, төп нигезне Ирек ташламас, пәйгамбәр булып күкләргә ашса да, аларга барлык эшләрендә ярдәм итәр ---. Ф.Садриев. – Күккә ашкан, Тәңре үзе алган! – дип сөйләнде корткалар. – Бигрәк изге бала иде шул. Р.Зәйдулла; 3) Көтелмәгән көчле куаныч, шатлык кебек хисләр кичерү. – Әйттем бит мин сезгә, минем әти мировой, дип! – Камырҗан сөенеченнән күккә ашарга да әзер, аның шатлыгы эченә сыймый иде. Х.Ибраһим. Күккә карап йөрү Бер эшсез, шөгыльсез йөрү. Ә Хәйринең йөрәге, ике кулын артка куеп, бернинди максатсыз, ашыкмыйча-кабаланмыйча күккә карап йөрүгә түзә торган түгел иде. Ф.Садриев. Күккә күтәрелү к. күккә ашу. Ханның җаны саз кылыннан агылган моңнар тәэсирендә әле күкләргә күтәрелгән, әле җирләргә төшкән. Ф.Яруллин. Күккә күтәрү 1) Кирәгеннән артык, чамадан тыш мактау. Сине күккә күтәреп мактады ул. Р.Вәлиев; 2) Куандыру, рәхәт, ләззәт бирү. Ниндидер сәер, моңарчы кичерелмәгән халәт кызның күңелен күкләргә күтәрде. Г.Галиева. Тик шушы көннәрдә генә булган бер вакыйга Бибинурны тагын бер кат күккә күтәрде. Х.Ибраһим. Күккә менү к. күкнең җиденче катына менү. Ә ул чакта... Ул чакта кыз күккә менде! Г.Әдһәм. Күккә очыру Юк итү, юкка чыгару; җимерү. Кайчандыр ул бомба ясаган булган, шуны сынап караганда, күршесенең сараен күккә очырган. Ф.Галиев. Шулай һәр ике якның хәрби запасларын күккә очырсак, сугышырлык рәтләре калмаячак. Ш.Рәкыйпов. Күккә сикерү 1) к. күкнең җиденче катына менү. Хатны Әминәнең әнисе язган. --- Иң мөһиме: риза! Күккә сикердек ул көнне. Р.Вәлиев; 2) Артык кылану, узыну. Нәсимәне авылда гадел булуы өчен хөрмәт итәләр, чөнки ул тормышның җелеген суырып алырга җыенмый, кем әйткәндәй, күккә сикерми, барына риза булып яши белә. М.Шаһимәрдәнов. Яшьтән иркә үсмәгәч, мастерларның каты сүзләренә дә артык исе китмәде. Мактасалар да, күккә сикермәде. И.Гази. Күккә сузылу к. күккә ашу (1 мәгъ.). Анда-санда нәзек сыйраклы кое сиртмәләре күккә сузылган. Х.Сафина. Күккә терәлү к. күккә ашу (1 мәгъ.). Шулвакыт аның күз алдына --- манаралары сөңге булып күккә терәлгән таш мәчетләр килде. Р.Зәйдулла. Күккә үрелү к. күккә ашу (1 мәгъ.). Эчке шәһәрдә – хан сарае, биек манаралы мәһабәт мәчетләр, манаралар белән узышып күккә үрелгән юан тирәк агачлары. Ф.Латыйфи. Күккә чөю к. күккә күтәрү (1 мәгъ.). Ә юк, Божедомов политхезмәткәр язмышын күккә чөеп данламады бит. С.Шәрипов. Алай куркырлык булгач, яклый торган кешеңне яхшылап белмәгәч, халык алдында күккә чөеп мактамаска иде, иптәш Сәйфетдинова. Р.Айзатуллин. Самат Фәридәне шулкадәр күкләргә чөеп мактар дип көтмәгән иде ул. Г.Галиева. Күк көймәсе Күкнең күренә торган өлеше; күк гөмбәзе. Төсе уңа төшкән күк көймәсе тагын да биегәйде һәм ачыкланды. Г.Бәширов. Күк күкрәтү 1) Бик зур эшләр башкару; дан-шөһрәткә ия булу. Минем дус та, күкләр күкрәтеп, Күрсәтәдер илнең ныклыгын. М.Җәлил; 2) Бик зур җанлылык уяту, шау-гөр китерү. Күк күкрәтеп Гөрлә, Москва! Ә.Ерикәй; 3) Шау-шу күтәреп ачулану, тиргәү. Ул башта эшчеләрне коры тотмакчы булды. --- Өсләрендә күкләр күкрәтә иде. Ш.Камал. Күкнең җиденче каты ачылу к. күк капусы ачылу (2 мәгъ.). Кайбер кызларның сөйләвенә караганда, мондый төндә күкләрнең җиденче каты ачыла, һәм сөйгәнең күк баскычлары буйлап сине югарыга алып менеп китә. Ф.Яруллин. Күкнең җиденче катына күтәрү к. күккә күтәрү (2 мәгъ.). Шушы рәхәт җылылык, кызының йомшак сулышы, сизелер-сизелмәс кенә типкән йөрәк тибеше Саимәне күкнең җиденче катына күтәргән. Г.Галиева. Күкнең җиденче катына менгерү Бик нык куандыру, шатландыру; рәхәтлек тойгысы бирү. Үзенең бөеклеген тою, шул хис белән исереп йөрү кызны күкләрнең җиденче катына менгерә иде. Ф.Яруллин. Күкнең җиденче катында (булу, йөзү) Бик нык куану, сөенү, шатлану, рәхәтлек халәте кичерү. Гайсә күкнең җиденче катында йөзде. Бу – адәм әйтеп, адәм ышанмаслык хәл иде. Ф.Садриев. Нәзирә белән без дә шул хәлдә идек. Үзебез сөйләшмибез, әмма күңелләребез, кем әйтмешли, күкнең җиденче катында. Җ.Тәрҗеман. Фәрди сизде: Зифа да үзен күкнең җиденче катындагы кебек хис итә иде. Сөембикә. Күкнең төбе тишелү Көчле яңгыр яки кар яву. – Ява, – диде Айрат. – Эре яңгыр тиз туктаучан да – туктамый: күкнең төбе тишелгән. Г.Мөхәммәтшин. Күктән алынган Уйдырма. Аңа бер-ике көн җитә: тынычлап кәгазьләрне тәртипкә китерергә һәм идарәнең ике еллык хисабыннан «күктән алынган» фамилияләргә хезмәт хакы түләнгән серле ведомостьне алырга да Ташкентка, ә, бәлкем, Мәскәүгәдер, китеп югалырга.Мирхәйдәров. Күктән җибәрелү к. күктән иңү. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә мине сезнең авылга алма төяргә җибәрделәр. Бу, мөгаен, күктән җибәрелгән ярдәм булгандыр. Ф.Яруллин. Күктән җиргә төшү Ниндидер әйбергә, эш-шөгыльгә, вакыйгага аек акыл белән, реаль карый башлау, аңлап якын килү. Шуңа күрә ата кеше дә уйлый: тозларгамы аңа баласын, әллә, егет эшчән, тырыш, намуслы, ата-анасы да ипле күренсә, күктән җиргә төшәргәме? Т.Әйди. Күктән иңү 1) Дини карашлар буенча: Алладан килү, Алладан җибәрелү. --- яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне --- сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Ә.Еники; 2) Һич көтелмәгән җирдән килеп чыгу, пәйда булу. --- ул көтүче зур бер музыкант булырга кирәк; ул быргы аңар күктән иңгән булырга кирәк: андый матур тавышны мин әле гомерем эчендә әүвәлге мәртәбә ишетәм. Ф.Әмирхан. Күктән иңгәндәй пәйда булган бу егет нәрсәсе беләндер Рәхимгә ошады. А.Вергазов. Күктән йолдыз чүпли торган Уңган, булдыклы. Малайны заводның һөнәр училищесына укырга кертте. Күктән йолдыз чүпли торган булмаса да, ипле иде, ярыйсы гына укып, әйбәт кенә фрезеровщик булып чыкты. М.Маликова. Күктән көткәнне җирдә очрату к. күктән көткәнне җирдә табу. Әмма хәзер Бохара компартиясенә нигез салган шушы кешеләр белән бер-ике авыз сүз алышу аның өчен күктән көткәнне җирдә очрату бәрабәрендә иде. Т.Әйди. Күктән көткәнне җирдә табу Уйламаганда, көтмәгәндә хыялдагы теләкнең тормышка ашуы. Күктән көтү Нәрсәнең дә булса үзлегеннән барлыкка килүенә, гамәлгә ашуына өмет тоту. [Акбирдин:] Кандырга без суны күктән көтмибез, җирдән эзлибез. К.Тинчурин. Күктән төшкәнне көтү к. күктән көтү. Күктән сөрелгән Дәргяһтан сөрелгән. Ут белән күктән сөрелгән бер усал шайтан кеби, Сөрдисә мәҗлестән, ул дингә сыенган Мостафа. Г.Тукай. Күктән төшү 1) к. күктән иңү. Мэлс Нәфисәгә сокланып карап торды. Бу күркәм гөлчәчәк, күктән төшкән алиһәдәй бу зат аныкы бит! Ф.Садриев. Ә сиңа, сеңлем, бәхет күктән төшкән. Берүзеңә бер бүлмәле фатир. Ф.Яруллин. Пашаның олы кызы Нәримә ханым: – Ай, Ихсан, син мондамыни? Күктән төшмәгәнсеңдер ич? – дип әсәренгәндәй итте. Р.-Н.Гүнтәкин; 2) Тирә-якта барган күренешләрне, булган хәлләрне аңламау, төшенмәү турында. Рәмзиянең йөзенә елмаю чыкты: – Сез, абзый кеше, әллә күктән төштегезме? Кайдан килеп авыл кибетендә ит булсын? Н.Әхмәдиев. Балалар исә алар күңеленең нечкәлеген аңлап бетерми. Әйтерсең күктән төшкәннәр... Р.Мулланурова; 3) Бушлай, хезмәт куймыйча бирелү, җиңел генә табылу; 4) Зинадан туу, уйнаштан туу; никахсыз туу. [Бибкәй:] Берәүләрнең баласы бар икән. Ирсез көе күктән генә төшкән бала шулай газиз була инде ул. М.Фәйзи. Күктән эзләгәнне җирдән бирү к. күктән көткәнне җирдә табу. Миңнурыйга әкәмәт шәп туй күлмәге таптым, искиткеч! Күктән эзләгәнне җирдән бирде, дигән кебек булды бу. Ф.Латыйфи. Күктән яву к. күктән төшү (3 мәгъ.). – Баллар, майлар күктән яумый шул, – диде Ләйлә, ирен яклап. Ф.Яруллин. Күк терәве Озын буйлы кешегә карата әйтелә. Әй, сөйләмә шуны, күк терәве. И.Гази. Күк чатыры к. күк көймәсе. Баш очларында гына йолдыз атылды: күк чатыры буйлап кадалып төште. И.Гази. Күк чите и. к. күк итәге. --- еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Ә.Еники |