КҮ’З ЯШЕ и. 1) биол. Күз алмасын эчтән чылатып торган, шулай итеп аны кибүдән саклаган сыекча 2) Кайбер физиологик халәтләр яки психологик кичерешләр вакытында күз бизләре бүлеп чыгара торган төссез, беркадәр тозлы сыекча. Саимәнең бу сөйкемсез сөякне тизрәк чыгарып җибәрәсе, ялгыз калып, күз яшьләренә ирек бирәсе килде. Г.Галиева. Яр буена килеп, сагышына түзә алмыйча үксеп-үксеп елаган кызыйның күз яшьләре төшкән урында үскән ул беренче мәртәбә. Г.Гыйльманов. Сафура: – И Асылбикә апам, --- нишләп син минем янымда калмыйсың? – дип, күз яше белән әкрен генә елады. Ш.Максудова |