КҮ’З ЧОКЫРЫ и. анат. Баш сөягендә күз алмасы урнашкан уентык. Наиләнең күз чокырларында ут уйнады: «Кыланма! Беләсең!»– дип кычкырды ул аяусызланып. А.Гыйләҗев. Фонарь тотып килгән ирнең --- тирләгән киң маңгаена киез эшләпәсе кырыннан кара күләгә кунды, күз чокырлары тирәнәеп, борыны озынаеп китте кебек. Ә.Гаффар. Баласын юындырган вакытта, күз чокырына җыелган яше пылт-пылт итеп табактагы суга тамды. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә