КҮЗЧЕК и. 1) биол. Түбән төзелешле җан ияләренең тәненә үк җайлашып үскән, төзелеше белән чын күз булып җитмәгән күрү органнары. Хламидомонаданың кечкенә кызыл «күзчеге» – кызыл төстәге тәнчеге, күзәнәк сыекчасы тулган зур вакуолясы һәм хәрәкәтле ике кечкенә вакуолясы бар. Ботаника

2) Тышкы якны карау өчен, ишеккә беркетелгән җайланма. [Гөлфия] азрак вакыт узгач, хәл алып, ишек төбенә барды, «күзчек»тән карады. Р.Айзатуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә