КҮЗЧӘ и. 1) Икенче бер агачка ялгау өчен, культуралы җимеш агачыннан кисеп алынган бөре. Ялгау өчен алынган культуралы сортның күзчә яки чыбыкчасын ялгам --- дип атыйлар. Ботаника. Мичурин бер ярым кадаклы Антоновка алмагачының берьеллык чәчкене күзчәләрен өчьеллык кыргый груша ябалдашына ялгаган. Дарвинизм нигезләре. Утыртмалык дип тамырланган чыбыкчадан яки ялганмага ялганган күзчә яки чыбыкчадан үстерелгән үсемлекләрне атыйлар. Биология

2) Бәрәңге бөресе, бәрәңге өстендә шытым бирә торган урын. Бәрәңгене күзчәләрдән үрчеткәндә, бөреләрне бүлбенең йомшагы белән кисеп алырга --- кирәк. Ботаника. Бәрәңге бүлбесен карагыз. Аның өстендәге чокырчыкларда 2 шәр – 3 әр булып урнашкан бөреләр, ягъни күзчәләр күрерсез. Биология. Бөреле күзчәләр бүлбенең баш (оч) дип йөртелгән өлешендә күбрәк була. Дарвинизм нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә