КҮ’З ТӨБЕ и. анат. 1. Күзләрнең аскы кабагы яны. Иреннәре агарган, күз төпләре уелган, ә үзе [Зөһрә ханым] күңелсез, боек иде. Ә.Еники. Иртән торганда, йөзе талчыккан, күз төпләрендә күгелҗем күләгәләр яткан иде. С.Шәмси. Харрас Шәмгуновичның йокысыз күзләре кызарып яшьләнгән, күз төпләреннән зәңгәрсу капчыклар асылынып төшкән ---. Р.Вәлиев

2) Күз уемының борын янында тоташкан урыны. Күз төпләренә эрен җыелу – коньюктивит авыруы билгесе. Кеше анатомиясе һәм физиологиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә