КҮЗЛУТ и. бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, сабагы дүрт кырлы, шәмәхә кызыл чәчәкле берьеллык үлән; русчасы: пикульник; жабрей. Кабинасында бер кочак хуш исле кыр чәчкәләре булырга тиеш иде аның: ромашкалар, ипи чәчәкләре, күккүзләр, күзлутлар. А.Гыйләҗев. Зәңгәр чәчәк, эт какысы, кыр тормасы, билчән, күзлут --- һәм башка шундый чүп үләннәр хәзер агротехникадан артта калган хуҗалыкларда гына очрыйлар. Умартачылык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә