КҮЗЛЕКЛЕ с. Күзлек кигән, күзлек киеп йөри торган. Тукталышта алгы ишектән өлкән яшьтәге бер ир керде: калын күзлекле, мәһабәт борынлы, зур портфель тоткан. М.Мәһдиев. Рафаэль дигәннәре кырык яшьләр тирәсендәге күзлекле бер адәм иде. С.Шәмси. Менә бүлмәгә укытучыбыз Риф Мөхәммәтҗанов --- зыялылыгы әллә кайдан күренеп торган, ыспай, какча гәүдәле, күзлекле Хәсән Сарьянны ияртеп алып керде. Г.Садә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә