КҮЗЛЕК и. 1) Күзнең күрү сәләте кимегәндә яисә күзне көчле яктылыктан, зарарланудан саклау өчен киелә торган, ике күз турысында да пыяласы булган оптик әсбап. Күзлеге өстеннән бик дикъкать белән карап каршы алды бу мине, кулы белән генә урын күрсәтте. Ә.Еники. Затлы товар: чын күннән сумкалар, перчаткалар, дипломат, күзлек савытлары. М.Мәһдиев. Алтын кысалы күзлек кигән озын буйлы егет килеп керде. М.Галиев

2) Өркәк атка читкә карарга комачаулау өчен йөгәнгә беркетеп эшләнгән каплавыч; күзелдерек. Йөгән күзлеге

3) күч. Берәр мәсьәләгә караш, фикер, тоткан позиция, бәяләү ноктасы. --- әмма сезнең язмыш мине, төзелеш ветераны буларак та, дөнья күргән кеше күзлегеннән караганда да, шактый борчый. Р.Вәлиев. – Хисаметдинов аларга бәйләнмәгән иде, – диде Ирек аптырап. – Причём монда бәйләнмәгән! Нинди күзлектән карыйсың бит. Ф.Садриев. – Тарихи материализм күзлегеннән сез моңа ничек карыйсыз? – дип сорап куйды ул, Мәгъсүмнең бушый башлаган костюм төймәсенә күрсәтеп. Х.Ибраһим

4) диал. Умартачының битен кортлар чагудан саклау өчен, юка мамык тукымадан, тюльдән яисә нечкә тимерчыбыктан челтәрләп ясалган җайланма, битлек. [Умарта бакчасындагы] кабыктан ясалган куыш, аның тирәсендәге коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. М.Гафури

5) сөйл. к. күз (10 мәгъ.). Күзлекнең тимер капкачы ачылды. --- Надзиратель ---, шалтыр-шолтыр китереп, тимер ишекнең йозакларын ачарга кереште. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә