КҮ’ЗЛЕ-БАШЛЫ с. 1) Күзе, башы булган 2) күч. Гаиләле; хатынлы яки ирле булган. Газизә тормышының яңа нигезен корырга, башкалар кебек үк күзле-башлы хатын булырга өметләнде. Н.Дәүли ◊ Күзле-башлы булу Гаилә кору, өйләнү яки кияүгә чыгу; хатынлы яисә ирле булу. Әбелхарисның өйләнергә җыенуын ишеткәч, Исмәт бай үзе килеп: – Әбелхарис энем, егет кешегә иртәме-соңмы күзле-башлы булырга кирәк --- – диде. Г.Әпсәләмов. Бер буйдаклыкка өйрәнсәң, йөри бирәсең ул шулай. Вакытында күзле-башлы булырга кирәк. Р.Зәйдулла. Күзле-башлы итү Өйләндерү яисә кияүгә бирү. Шунысы бик тә сөенечле булды: Айтүтәләр ике балаларын – ике бәгырь җимешләрен күзле-башлы иттеләр. Г.Әпсәләмов. Әллә үзебез исән-сау чакта, сине башлы-күзле итү безнең өчен куаныч түгелме! Ф.Хөсни |