КҮЗЛЕ с. 1) Күзләре (төрле мәгънәдә) булган. Зайцев --- эзләгәнен тиз тапты: бер почмакта «яшел күзле» такси тора иде. М.Насыйбуллин. Хәер, --- бу корымлы казан кебек түгәрәк битле, пәке белән уеп җибәргәндәй кысык күзле, җәлпәк танаулы дала кешесен беркем дә ялчылыкка да, чура итеп тә алырга теләмәде. Р.Зәйдулла. Түшәмнән чекерәеп карарга тырыша торган тонык күзле лампалар да минем рухымны яктыртмый. Ф.Җамалетдинова

2) Күзләре күрә торган, күрү сәләтен җуймаган. Аннан соң Якуп Сәйфи --- грифель тактасына язганны да гаҗәпләнеп карап торды. Күзле кешегә безнең укуны, язуны карап торуы кызык, күрәсең. Э.Касыймов. Күзле чакта да кешеләрнең чабата ясаганын карап утырып кына да исләрем китә иде. З.Зәйнуллин

Күзле багана к. күзле бүкән. Күзле бүкән 1) Аңгыра кеше. Дусты туганнарына очына-очына Казан, институт турында, уку турында сөйләгәндә, Гөлкәй кирәкмәгән күзле бүкән булып утырмас бит инде. Х.Ширмән. Билет, төрле китап-әсбап белән тулы өстәл янында күзле бүкәннән болай фырт утырган профессор абзый үз эше белән мәшгуль иде. Х.Ибраһим. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк: ул күзле бүкәнне очрату түгел, исемен дә ишетәсем килми минем ---. М.Насыйбуллин; 2) Артык битараф, игътибарсыз, хиссез, пошмас кеше. Их мин, күзле бүкән! Төлкенең капкынга эләккәнен ник башта ук күрмәгәнмен икән? Н.Әхмәдиев. Әллә уйлар белән мавыгып, әллә артык көчле каушаганга күрә, күзле бүкән булып катканмын да калганмын. Ә.Баян; 3) Хәрәкәтләнергә, эшләргә мөмкинлеге булмаган яки теләмәгән кеше. Алтмышта күзле бүкән кебек кымшанмый ятулары читен менә. Г.Әпсәләмов. Күзле сукыр Нәрсәне дә булса аңламаган, төшенмәгән яки гомумән надан кеше. Ә без, ди [Миңлевәли], муллалар артыннан күзле сукыр булып бара алмыйбыз инде, ди. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә