КҮЗЛӘ’Ү I ф. 1) сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса җентекләп карау; күзәтеп тикшерү. Бу чакта Карпович, пыяласы җиңелчә каралтылган күзлеге аша, мөгаен, ротаны күзләгәндер. С.Шәрипов. Бүре --- таңга кадәр печән өстендә утырып чыккан ялгыз кәҗә бәтиен күзләп, авыз суын корытты. Р.Мөхәммәдиев. --- ят бер кеше --- тирә-юньне күзләп, ашыга-ашыга атлый. М.Галиев

2) Күңелгә охшаган затны яки берәр әйберне эзләп, күзәтеп сайлау. Киленлеккә кыз күзләгәндә, аналар гаҗәп таләпчән була. Г.Әпсәләмов. Билал --- Шамил белән вак-төяк сүз алышкан чагында да, беркемгә сиздермичә, гел Гөләемне күзли ---. М.Вәли. Ә егетләрнең эше мәгълүм инде: кызлар күзләү – кайсы чибәр дә кайсы кыйгач кашлы... А.Вергазов

3) сөйл. Нәрсәдер хакында кайгырту, аны булдырырга тырышу яки берәр максатка ирешергә тырышу. Үз файдасын гына күзләп, эшчене эткә дә хисап кылмаган байның тәлинкәсен ялаучы доверенный бу эшне сизгәч тә Искәндәр байга җиткерде. Ш.Мөхәммәдев

Күзләп алу Тиз генә, кыска вакыт арасында күзләү. Зөфәр йорт тирәсен күзләп алды. Ә.Галиев

Күзләп йөрү Озак вакыт дәвамында күзләү

Күзләп тору Әледән-әле яки хәзерге вакытта күзәтү. [Лиза] Тәрәзәдән тышны күзләп тора иде ---. Г.Әдһәм. Мишель, --- миңа карта кирәк, дип әйтеп чыккандыр да, әнә шул бүлмәгә посып, безне күзләп торадыр. Р.-Н.Гүнтекин

Күзләп чыгу Берәм-берәм һәрберсен күзләү. Урамда җан иясе-фәлән күренми. Беренче булып Хәмдияләр ихатасын күзләп чыктым. Т.Таһиров

Күзли башлау Күзләргә тотыну. Төркемдәш кызларны, таныш-белешләрне күзли башладым. Х.Ширмән

Күзли бирү Бернигә дә карамый күзләүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә