КҮ’З КҮРЕМЕ и. 1) Күрү, күз белән кабул итү мөмкинлеге. Киң басма янында колач җитмәслек юан кәүсәле, күз күреме җитмәслек куе ябалдашлы чинар агачы үсә ---. М.Маликова. Әле мәшһүр Урал тауларын уза гына башладылар, алда – күз күреме җитмәслек тигезлекләр, сазлыклар, урманнар. Х.Ширмән

2) Күз белән күрә алырлык ара, караш белән колачлый алырлык җир. --- ул әле балконнан күренеп торган, борчулары басылган Яңа Ташлыяр авылына, күз күреме колачлый алган кадәр җиргә җәелгән басуларга, әле өстәл тирәсендә түгәрәкләнеп утырган балаларына карап, шатлыгын яшерә алмый --- иде. Р.Вәлиев. Тыгыз һәм куе яңгыр пәрдәсе тирә-якны томалап алды, күз күреме ераклыкта бер генә нәрсәне дә абайлап булмаслык эңгер-меңгер урнашты. Ф.Латыйфи

3) Чама, гади күз белән билгеләнгән үлчәм. Мондагы тире җыючы да, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка дигәндәй, күз күреме белән генә кабул итә. Социалистик Татарстан

4) күч. Шәхеснең күзаллаулары, дөньяга карашлары. Балачакны, --- орчык эрләп утырган ана җырын хәтерләтте бу моң. Еракларга алып китте, күз күремен киңәйтте, дан-дәрәҗәдән, --- мөһимрәк нәрсәләр барын искә төшерде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә