КҮЗ-КОЛАК җый. и. 1) Күзләр һәм колаклар. Фәйзинең --- битенә сирәк вак тамчылар төшеп кытыклый, күз-колакны кычыттыра, әмма баш астына салган кулларны аласы, кыймылдыйсы килми иде. М.Мәһдиев

2) күч. Күзәтүче, шымчы. – Мин дәүләт иминлеген саклыйм, сез дә халыкның күзе-колагы, – дип, сүзен дәвам итте Йөзлебаев. Ф.Садриев. Ханның һәр җирдә күз-колагы барын һәммә кеше белеп торырга тиеш. Р.Зәйдулла. Ул тиктормас халыкка мизгел саен күз-колак кирәк, көндезләрен генә түгел, төнге йокыларына хәтле саклыйсы. Р.Габделхакова

Күз-колак булу Берәр кешене яки нәрсәне күзәтү астында тоту, эш-хәрәкәтләрен күзәтеп-саклап, тикшереп тору. --- Хәмитнең хатыны --- кышка Рәшидә апаны шәһәргә чакыра икән. Бала-чагага, кухняга хуҗа, күз-колак кирәк, ди. М.Мәһдиев. Авыл булгач, аның казы-тавыгы, ишегалдында Акбае, арканда бозавы бар – туйдырырга, эчертергә, барысына да күз-колак булып торырга кирәк. С.Шәмси. Нигә җыелдыгыз монда, бездельники! Күз-колак булып тормасаң, көне буе челем көйрәтер идегез! М.Юныс. Күз-колак иттерү Кемне дә булса нәрсәнедер күзәтү, кемнеңдер эш-гамәлләрен тикшерү эшенә җәлеп итү. Кенәгәне писарь кулыннан алганчы, Билаловның башына бер уй йөгерде: «Күз-колак иттергәндә килештерер иде бу. --- Органнарда түләүле яки түләүсез шымчы булып китсә... Йөрер бит язмышларны җимереп!» С.Шәрипов. Күз-колакны үткен тоту Сак булу, сизгер булу. Һәм ул моннан соң үз кул астындагы кешеләренә карата күз-колакны үткен тотарга кирәклеген аңлап кайтты. К.Нәҗми. Күз-колаксыз калу Җитәкчесез, күзәтчесез калу. [Подполковник:] – Рәхмәт сиңа! Хәвефле хәтәр мәлдә күз-колаксыз калган полкны бәладән коткардың, – диде. М.Кәрим. Күз-колак юкта Кеше күрмәгәндә, кеше юк чакта. Гамирның, --- кайберәүләрнең якыннарын, яңа зиратка илтмичә, күз-колак юкта кабер казытып, шушында гына күмүе турында ишеткәне --- бар иде. З.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә