КҮЗ-КАШ җый. и. Күзләр һәм кашлар. Сәкинә --- башын күккә чөеп җибәргән, чәчләр су күбеге төсле кабарганнар, күзен-кашын ясаган ---. А.Гыйләҗев. Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. В.Нуруллин. Ул, иркен сулыш алып, сынын турайта төште, иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзләрен-кашларын төзәтенергә кереште. Р.Мөхәммәдиев

Күзен-кашын җимерү Ризасызлык, үпкә белдергәндә, күз-кашларның табигый торышы бозылып, ямьсез итеп карау. – Ә башка колхозларда кем төзи? – Хәлимов күзен-кашын җимереп аңа карады. Р.Айзатуллин. – Син, Әскәр Шәехович, – диде ул күзен-кашын җимереп, – барысын да аңлап бетерергә тырышасыңмы? К.Тимбикова. Күзен-кашын сыту к. күзен-кашын җимерү. Ишек нәни генә шыгырдауга, Сабит, күзен-кашын сытып, аңа туктарга куша. А.Гыйләҗев. Күз-каш уйнату Берәр төрле хисне, теләкне һ.б.ларны белдереп, күзләрне кыскалау, кашларны сикертү. Юк, аның үзен түгел, ә, бәлки, иренең читтә булачагын, күз-каш уйнатачагын уйлап көнли иде. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә