КҮ’З КАРАСЫ и. 1) анат. Күз алмасының мөгез катлавы аша кергән яктылык нурларын күз эченә үткәрүне җайлый торган тишем; бәбәк. Мин аның якты башын үземә тартам, аның алдына чүгәлим, һәм без бер-беребезнең күзләренә карыйбыз. Мин – аның күз карасында, ул – минекендә. Р.Кутуй. Тилебәрән үсемлеге белән агуланганда, баш авырта башлый, --- кеше бик нык тынычсызлана, күз карасы зурая, авыз кибә. Ботаника 2) күч. «Бик кадерле, бик якын кеше» мәгънәсен белдерә. [Вәзир:] Кичер минем күзем карасын, Аяу кирәк ата баласын. Ф.Бурнаш |