КҮ’З КАБАГЫ и. анат. Умырткалыларда күз алмасын алгы яктан каплап тора торган тире җыерчасы. Гомергә кояш нурын күрмәгәндәй ап-ак чырайлы егет авырлык белән күз кабакларын күтәрде ---. Т.Галиуллин. Ихтыяр, аның шешенке күз кабакларына, күмгәкләнә башлаган йөзенә --- карап, беркавым тын торды. Р.Вәлиев. Сүзсез генә чәй эчтеләр дә, шешенгән күз кабакларын салкын су белән юып, Рәмзия кибетенә китте. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә